Описание

Ап-ак карга, бураннарга төренгән гыйнвардан аклык, сафлык бөркелә кебек. «Сөембикә»нең өр-яңа елдагы иң беренче саны да – шундый! Гыйнварның үзе кебек! Бу санның тышлыгын TERRAPIA спа-салонының хуҗабикәсе Гүзәл Әхмәдуллина бизи. Ул Яшел Үзән районының Ачасыр авылында, гап-гади гаиләдә туып-үскән. Бьюти-сферага аны нинди юллар алып килгән, бизнеска яңа аяк басучыларга ул нинди киңәшләр бирә – боларны аның турындагы язмадан укып белергә була. «Долина эше» безне нәрсәләргә өйрәтте, икенчел торак базарыннан милек сатып алганда нәрсәләргә игътибар итәргә, үзеңне алданудан ничек сакларга? Күренекле композитор Александр Ключаревны татар моңы ничек үзенә җәлеп иткән? Режиссер, тарихчы, журналист Александр Далматовның тормыш кагыйдәләре нәрсә турында? Журналның гыйнвар санында сез бу сорауларга җавап табарсыз. «Сөембикә сәяхәттә» рубрикасы сезне – Төмәнгә, татар эзләре эзләргә, «Мин ачкан дөнья» рубрикасы исә Грузиягә алып китәр, алай гына да түгел, Төркиянең Трабзон шәһәренә үк алып чыгар. Бу санда без десерт ашау этикетына, эмоцияләрне дөрес белдерергә, грипп белән ОРВИны аерырга, нәкъ ресторандагы кебек итеп халкыбызның милли ризыгын – куллама пешерергә өйрәнербез, мүк җиләгенең хатын-кыз сәламәтлегенә тәэсирен искә төшерербез. Проза яратучыларны яңалык көтә: илебездә яшәп иҗат итүче төрле милләт язучыларының хикәяләрен бирә башлыйбыз. Бу санда башкорт язучысы Миләүшә Каһарманованың «Кысыр» дигән хикәясен укый алырсыз.

О книге

СерияЖурнал «Сөембикә» 2026
ИздательствоТАТМЕДИА
Год издания2026
Языкtt
ФорматыPDF
Возрастное ограничение16

Частые вопросы

О чём книга «Сөембикә №01/2026»?
«Сөембикә №01/2026» — это женские журналы. Ап-ак карга, бураннарга төренгән гыйнвардан аклык, сафлык бөркелә кебек. «Сөембикә»нең өр-яңа елдагы иң беренче саны да – шундый! Гыйнварның үзе кебек! Бу санның тышлыгын TERRAPIA спа-салонының хуҗабикәсе Гүзәл Әхмәдуллина бизи. Ул Яшел…
Где читать или купить «Сөембикә №01/2026»?
Книгу можно читать или купить у партнёра ЛитРес (эл. книга). Цена у партнёра — 129 ₽. Переход — по кнопке в блоке «Где читать или купить».
Что почитать похожее на «Сөембикә №01/2026»?
Близкие по теме книги: «Полиграф», «Не забывай о женщине в себе», «Журналы «Работница» и «Крестьянка» в решении «женского вопроса» в СССР в 1920–1930-е гг.». Полный список — в блоке «Похожие книги».
{# Метрика грузится только после opt-in (см. metrica.js). noscript-пиксель НЕ добавляем: без JS нет согласия → нельзя грузить аналитику. #}