Обложка книги «Идель (на татарском языке) №04/2026»16+

Описание

Апрель саны тышлыгы Габдулла Тукайга багышланган – тышлыкка аның «Шагыйрь» әсәрен алдык. Тышлык КФУ ИФМК белән берлектә тормышка ашырылды. Журналның беренче битләрендә сине Тукайның үзе белән әңгәмә көтә –хатлары, истәлекләренә нигезләнеп, үкенечләре, акча мәсьәләсе һәм аны киләчәк турында ниләр кызыксындыруын сораштык. Киләчәк дигәннән... социаль челтәрләрдә үзенең нейрогенерацияләре аша аудитория туплаган Ранис Сафиуллин белән әле кайчан гына күз алдына да китереп булмаган, әмма хәзер безнең тормышыбызның аерылгысыз өлешенә әверелгән ясалма фәһем турында сөйләштек. Бу яз-җәйгә нинди төсләр, фасоннар актуаль булуын стилист белән материалдан белә аласыз – зәвыклы образларның фотоларын бирдек. «Психологта кунакта» сәхифәсендә Кисекбаш мисалында (ни өчен нәкъ шундый исем сайлануын материалдан аңларсыз) үз-үзеңә югары таләпләр һәм үз эшеңә бәя куя белмәү темасын ачтык. «Укыйбызмы?» сәхифәсендә юмористик әсәрләр, китаплар турында яздык – укырга кызыктыру максатыннан әсәрләрдән өзекләр дә бирдек. Шагыйрьләргә сораулар бирүне дәвам итәбез... Бу юлы яшьләр Лилия Гыйбадуллинага үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде. Тормышка ашмый калган амбицияләр турында хикәя дә урын алды – Азалия Сабитованың «Кыллар кайчан өзелә?» әсәрен укырга киңәш итәбез. Бу һәм башка материалларны укый торган арада, без май санын әзерләргә тотынабыз. Күрешкәнче!

О книге

СерияЖурнал «Идель» на татарском языке 2026
ИздательствоТАТМЕДИА
Год издания2026
Языкtt
ФорматыPDF
Возрастное ограничение16

Частые вопросы

О чём книга «Идель (на татарском языке) №04/2026»?
«Идель (на татарском языке) №04/2026» — это молодежные журналы. Апрель саны тышлыгы Габдулла Тукайга багышланган – тышлыкка аның «Шагыйрь» әсәрен алдык. Тышлык КФУ ИФМК белән берлектә тормышка ашырылды. Журналның беренче битләрендә сине Тукайның үзе белән әңгәмә көтә –хатлары, истәлекләренә нигезләнеп,…
Где читать или купить «Идель (на татарском языке) №04/2026»?
Книгу можно читать или купить у партнёра ЛитРес (эл. книга). Цена у партнёра — 159 ₽. Переход — по кнопке в блоке «Где читать или купить».
Что почитать похожее на «Идель (на татарском языке) №04/2026»?
Близкие по теме книги: «Колледж. Максик, Жека и Толян», «Следующая станция…», «Журнал «Юность» №01/2019». Полный список — в блоке «Похожие книги».